Туган нигез

Торган җирем матур булса да,
Туган җирем китми күңелдән.
Балачагым үткән газиз нигез,
Кайда йөрсәм, чыкмый исемнән.

К у ш ы м т а:
Туган нигез: әткәй-әнкәй йортын
Алыштырмый затлы калалар.
Туган нигез – кендек каны тамган җирем,
Синдәй изге җир соң кайда бар?

Синдә калган безнең тәүге эзләр,
Тау буеның бәбкә үләне.
Чишмәләрнең моңлы челтерәве,
Сабыйчакның серле үткәне.

К у ш ы м т а.

Кайткан саен безне каршы ала
Авылым башындагы каеннар.
Йә Ходаем, зинһар, аермачы
Балачаклы туган ягымнан.

К у ш ы м т а.