Яңа ел теләкләре

Энҗе Шәймурзина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Иске елны озатабыз,
Яңасы матур булсын!
Татарстан кырларында
Игеннәр күкрәп уңсын!

К у ш ы м т а:
Яңа елда яңа шатлык,
Сөенечләр күп булсын!
Шампан шәраблары кебек
Бәхетләр тулып торсын!

Яңа еллар алып килсен
Илемә иминлекне!
Барыбыз да көтә бүген
Муллыкны, тигезлекне.

Тагын бер ел узды, диеп
Сагышланып йөрмәле!
Тынмасын татар өендә
Тальян гармун көйләре!