Якташлар гимны

Равил Галиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Ашкынып кайтам, сагынып кайтам
Туган җиремә – яшьлек иленә.
Чатыр тавыңның искән җилләре
Чакыра безне һаман үзенә.

К у ш ы м т а:
Без бит якташлар, кан кардәшләр,
Азнакаебыз – күңел түрендә.
Чит җирләрдә гомер итсәк тә,
Сагынып кайтабыз сине күрергә.

Туган ягымның һәрбер төбәге
Кадерләп саклый үткәннәр эзен.
Кемнәр генә соң юксынмый икән
Туган авылын, газиз нигезен?

К у ш ы м т а.

Чишмәләрең гел челтерәп ага,
Җырларга салып балачак көен.
Туган нигезгә бәхетләр теләп,
Дога кылабыз барыбыз бүген.

К у ш ы м т а.