Ялгызлыкта, зинһар, калдырма

Ләйсән Гыймаева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Кем соң безгә яза язмышларны,
Кемнәр сала барыр юлларны?
Гомер дигән тирән дәрьяларны,
Язмышларны кичәр юл бармы?

К у ш ы м т а:
Язмышларны сайлап булмаса да,
Дусларымнан, зинһар, аерма.
Ялгызлыкта гына калдырма тик,
Канатларым минем каерма.

Гомер үтте эзләп урап юлны,
Язмышларны килә җиңәсе.
Сынауларың, Ходам, күп булса да,
Аерым кайгыларны бирмәче.

К у ш ы м т а.

Дуслар булса янда, кайгысын да,
Хәсрәтен дә җиңел үтүе.
Ялгыз калсаң әгәр бу дөньяда,
Ай-һай авыр дөнья көтүе.

К у ш ы м т а.