Ялындырып йөрмә

Гөлнара Габидуллина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Гел шаярып йөрмә, хисләремнән көлмә,
Уйларыңны укыйм йөзеңнән.
Яратам дип үзең миңа әйтмәсәң дә,
Сөю нуры түгелә күзеңнән.

Көннәр үткән саен түземлегем бетә,
Бергә булыйк, күңелем кояшы.
Пар түшәктә бергә каршы алыйк таңны,
Каршы алыйк бергә кояшны.

Ялындырып йөрмә, гомер үтеп китә,
Сөеп калыйк әле яшь чакта.
Күңелемнең назын, мәхәббәтнең таҗын
Табармын тик синең кочакта.

Әйтмәсәң дә күрәм, дәшмәсәң дә сизәм
Серләреңне, бәгърем, күзеңнән.
Ялындырып йөрмә, үзәгемне өзмә,
Яратам, дип әйтче, бергенәм.