Яра

Алинә Сафиуллина репертуарында

Марсель Иванов көе

Гомерлеккә алган ярам да син,
Йөрәгемдә калган ярым да.
Әрнүләре бетми йөрәгемнең,
Син калдырган яра җанымда.

К у ш ы м т а:
Яраларга дәва табып була.
Җан ярасын кемнәр дәвалар?
Ялгызлыкның салкын кочагыннан
Синнән башка кем соң аралар?

Мәңге туймас татлы назым да син,
Гөлләр белән үргән язым да.
Ерактагы якты кояшым син,
Күңел җылың кирәк җаныма.

К у ш ы м т а.

Син калдырган тирән яраларны
Бәйләр өчен бары син кирәк.
Бу дөньяның ямен тояр өчен,
Сөеп яшәр өчен син кирәк.

К у ш ы м т а.

Гомер үтә ялгыз аккош кебек,
Бер елганың ике ярында.
Гомерлеккә алган ярам да син,
Мәңге онтылмаслык ярым да.

К у ш ы м т а.