Яратып яшәү кирәк

Гөлнара Габидуллина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Бәхет гөле ялгыз үсми,
Сулар сибүче кирәк.
Парлы булу гына җитми,
Яратып яшәү кирәк.

К у ш ы м т а:
Бары ике йөрәк бергә
Бер булып типсә, иркәм,
Мәхәббәтнең гомерләре
Мәңгелек була икән.

Талдан талга кунып йөреп
Бәхет табучы сирәк.
Ходай биргән бәхетне дә
Саклый белергә кирәк.

К у ш ы м т а.

Ятлар сүзенә карама,
Тыңла син йөрәгеңне.
Яратуыңны яшермә,
Яшермә хисләреңне.

К у ш ы м т а.