Җырлап яшим дөньяда

Ришат Шәйхетдинов көе

Җырлап яшим бу дөньяда,
Җырлап чыгам кырларга.
Җырым аша бәхет телим,
Шатлык телим дусларга.

К у ш ы м т а:
Җыр белән яшик дөньяда,
Җырлап ачыла күңел.
Сез янымда булган чакта
Бәхетем тулы минем.

Җырым белән таратамын
Җандагы сагышларны.
Җырым белән юатамын
Күңеле боекларны.

К у ш ы м т а.

Җырлап яшик әле, дуслар,
Көч-дәрт ташып торганда.
Мин бәхетле бу дөньяда,
Дуслар көтеп алганда.

К у ш ы м т а.