Җырым сиңа барып җитсә…

Рафил Җәләлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Сиңа атап язган җырларымны
Таң алдыннан көйли сандугач.
Аңламыйча мине китеп бардың,
Кайтырсың син барыбер сагынгач.

Сандугачлар язган җырларымны,
Җилләр илтер минем уйларны.
Мин көтәргә әзер гомрем буе,
Яратудан җаным туймады.

Ишетерсең назлы сүзләремне,
Ишетмичә түзә алмассың.
Йөрәгемнән чыккан хисләремә
Каршы килеп, яши алмассың.

Сиңа атап язган җырларымны
Сандугачтан отып җырларсың.
Сөю җырым сиңа барып җитсә,
Миңа кушылып син дә җырларсың.