Өзелмә, җырым

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Үткәннәр кала моңлы җыр булып,
Узган гомерем җырлы язмышым?
Йолдыздай яндык, көйдек утында,
Җырларым булды гомер юлдашым.

К у ш ы м т а:
Җырчы язмышы – аккош сагышы,
Еракта калды яшьлек тавышы.
Санама кәккүк еллар агышын,
Өзелмә, җырым – гомер юлдашым.

Ачы гайбәтләр җанны сызлатты,
Кыенлык килсә, җырым юатты.
Елар чакларым кайчак булса да,
Рәхмәт, үз итеп, халкым яратты.

К у ш ы м т а.

Моңнарым сезгә – бәгырем түреннән,
Җырларым минем гөлгә үрелә.
Изге теләкләр сезгә күңелемдә,
Җырлы гомерне бергә үткәнгә.

К у ш ы м т а.

Ялгышларымны төзәтер идем,
Ләкин яшьлегем кайтмый кирегә.
Җырым булганга һаман да яшьним,
Язмышка рәхмәт – без һаман бергә.

К у ш ы м т а.