Аңлый алмыйм…

Аңлый алмыйм, күпме уйлансам да,
Кем үзгәртә кеше язмышын?
Матур уйлар уйлап, изге ният белән
Башлый һәркем гомер агышын…

К у ш ы м т а:
Яшик әле, кадерләрен белеп,
Ходай биргән безгә көннәрнең.
Үкенергә безгә язмасын ла,
Кызганып ла узган гомерне,
Бушка үткәрмик лә гомерне!

Үз бәхте белән туа, диеп
Гомер бирә ана сабыйга…
Мал артыннан куып, якыннарын онтып
Китә күпләр нигә бакыйга?

К у ш ы м т а.

Аңлый алмыйм, шактый яшәсәм дә,
Ник куабыз ашыгып көннәрне?
Соңлап кына нигә акыл керә микән?
Тик кайтарып булмый гомерне…

К у ш ы м т а.