Абыема

Тормыш куып гомер үтеп бара,
Онытыла кайчак туганнар.
Соңлап кына нигә искә төшә
Җирдән иртә киткән якыннар.

К у ш ы м т а:
Кыен чакта янда булмадың, дип
Гаепләмә, зинһар, абыем.
Иртә киттең якты дөньялардан,
Аңламыйча дөньяның җаен.

Дөнья нигә шулай яратылган,
Бер җылы сүз җитми кайчакта.
Туган җирдән инде күпләр киткән,
Сагыш җиле йөри зиратта.

К у ш ы м т а.

Рәнҗемәгез, әгәр мөмкин булса,
Бакыйлыкка күчкән якыннар…
Кирәк, ахры, оҗмах түрләрендә
Саф күңелле, самими җаннар.

К у ш ы м т а.