Ашыгырга кирәк булды микән?

Онытырмын диеп киттем синнән,
Онытырга сине мәңгегә.
Зәңгәр күлдә ялгыз аккош булып
Ничә еллар кердең төшемә.

Зәңгәр күлдә калган яшьлек яме
Еллар үткәч кенә аңладым.
Чын ярату, сөюләрнең тәмен
Күпме эзләсәм дә тапмадым.

Үпкәләргә сәбәп булды микән?
Һаман яшим җавап тапмыйча.
Ашыгырга кирәк булды микән?
Йөрәк серләремне ачмыйча.

Гомер узды, читтә бәхет эзләп,
Зәңгәр күлгә йөрдем кайтмыйча.
Аккошлар да киткән безнең күлдән,
Оя корыр урын тапмыйча.