Бәхетемнән генә аерма

Ничә кабат җирдә синең белән
Каршы алам яңа язларны.
Яшәү тәмен тоям синең белән,
Синдә таптым сөю-назларны.

К у ш ы м т а:
Ходаемнан гомер сораганда,
Сиңа диеп сорыйм тигезен.
Бәхетемнән генә аермасын,
Яшәвемнең син бит нигезе.

Гомер итәм инде салмак кына,
Бәхет эзләп йөрмим чит ярда.
Дога кылып сорыйм Ходаемнан,
Аерма дип сөйгән ярымнан.

К у ш ы м т а.

Язмыш язган юлда атларымны
Ничә кабат җигеп тугардым.
Бирче, Ходай, безгә юлларның син
Тик бәхеткә илтә торганын.

К у ш ы м т а.