Бүләк итәм сиңа

Бүләк итмим сиңа көн дә алсу гөлләр,
Бүләк итәм кайнар хисемне.
Кадрен белеп яшик һәр минутын
Сөю тулы, назлы кичләрне.

К у ш ы м т а:
Вәгъдә итмим сиңа алтын таулар,
Алтыннардан кыйммәт гомерләр.
Буш вәгъдәләр чиста хисләремнән
Бу дөньяда кыйммәт түгелләр.

Вәгъдә итмим, бәллүр касәләргә
Затлы шәраб салып китермәм.
Шуны беләм, үзем әле исән чакта
Авыр сүзләр сиңа әйттермәм.

К у ш ы м т а.

Бүләк итмим сиңа көн дә алсу гөлләр,
Гөлләр шиңәр, кыска гомерле.
Бәхеттән тулган сөю касәбезнең
Озын булсын иде гомере.

К у ш ы м т а.