Бер елмаюың җитә

Бу дөньядан нидер көтеп
Гомерләр үтеп бара.
Күңелкәем яшь калса да,
Чәчләр никтер чалара.

К у ш ы м т а:
Таң ата да кичләр җитә,
Гомерләр бик тиз үтә.
Яшәү дәрте бирер өчен
Бер елмаюың җитә.

Чалларыма син карама,
Җанда ялкын бар әле.
Шатлыгымны бүлешердәй
Янымда син бар әле.

К у ш ы м т а.

Елларымны син санама,
Тик йөрәгемне тыңла.
Яшьлектәге кебек миңа
«Бергенәм» диеп тор ла.

К у ш ы м т а.