Бер гомер җитәрме?

Язмыш сыный безне гомер буе,
Сындырырга уйлый кайчакта.
Сыгылмыйча калды,м иңнәремә
Кайгы-хәсрәтләрен салса да.

К у ш ы м т а:
Әй син, язмыш, миңа диеп язган
Сынауларың беркөн бетәрме?
Бурычымны сиңа түләр өчен,
Бер гомер тик миңа җитәрме?

Язмыш сыный безне гомер буе,
Калдым кайчак юллар чатында.
Адашмадым, таптым сукмагымны,
Син янымда булган чагында.

К у ш ы м т а.

Язмыш безне һаман сынаса да,
Яшәү тәмен таптык дөньяда.
Син булганга, иркәм, яннарымда,
Бәхетле без гомер дәрьяда.

К у ш ы м т а.