Бер кайтасы килә

Былбыллар да кунмый талларыма,
Сандугачлар сайрый моңланып.
Төнбоеклар кебек, мин, боегып,
Яшьлегемне эзлим сызланып.

К у ш ы м т а:
Бер кайтасы иде шул чакларга,
Көймәләрдә бары әйләнеп.
Такыялар сиңа үрер идем,
Үрер идем йолдыз сәйләнен.

Кире кайтмый икән яшь гомерләр,
Язлар, көзләр кире кайтса да,
Болыннарда сөю гөлләре
Җәйләр саен чәчәк атса да.

К у ш ы м т а.

Яр буенда үскән өянкегә
Яшьлегебез калган бәйләнеп.
Сөю җырын көйләп көймәләрдә
Бер кайтасы килә әйләнеп.

К у ш ы м т а.