Безгә инде соң

Очрадың син нигә юлларымда,
Елмаеп кулларың бирдең син.
Йөрәгемне әсир иттең дә,
«Яратам» дип нигә әйттең соң?

К у ш ы м т а:
Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым,
Сиңа диеп язгы гөлләр өздем.
Сине уйлап янып-көйсәм дә,
Бергә булу безгә мөмкин түгел.

Язмагандыр, иркәм, безгә бу дөньяда
Яратышып бергә яшәргә.
Яннарыңда синең үз ярың бар
«Бәгырькәем» диеп дәшәргә.

К у ш ы м т а.

Гөнаһ белән сөю арасында
Адашып ла йөреп булмый шул.
Сөюләрдән янып көяргә
Безгә, иркәм, безгә инде соң.

К у ш ы м т а.