Булсаң иде соңгы табышым

Бәхет эзләп җирдә гомер узды,
Таптым дигәч, тагын югалттым.
Сөюләрдә янып, көюләрдән
Чәчләремне бик күп агарттым.

К у ш ы м т а:
Чираттагы булма ялгышым,
Бәхет эзләп сиңа барышым.
Язмыш язган гомер юлларымда
Бул син минем соңгы табышым.

Күңелемдә – вакытлыча назлап
Урын алган ярлар аз түгел.
Югалдылар, алар онтылды
Вакытлыча булган ул мизгел.

К у ш ы м т а.

Бәлки, синдер Ходай язган парым,
Сине уйламый үтми минутым.
Язмышыма язган ярыммы син,
Әллә чираттагы ялгышым?

К у ш ы м т а.