Дөрес яшим микән?

Гомер үткән саен уйландыра,
Йокы керми кайчак төннәрен.
Кемнәр киткән, кемнәр онытылган,
Эзе калган җирдә кемнәрнең?

Онытылган ханнар, ханбикәләр,
Узган чорлар, тарих ялкыны.
Онытмыйлар: кемнәр эше белән
Зурлый белгән газиз халкымны.

Онытыла байлар, байбичәләр,
Дөнья тоткан шикле исемнәр.
Истә кала гади генә яшәп,
Игелекләр кылган кешеләр.

Гомер үткән саен уйландыра,
Дөрес яшим микән дип җирдә.
Кемнең җаны сыкрап дәшә миңа,
а) Акчарлаклар булып диңгездә.
б) Ялгыз аккош булып тын күлдә.