Дәшмә миңа…

Кирәк түгел, дисең, очрашулар,
Тик күзләрең сөйли башканы.
Күзләреңнән укыйм серләреңне,
Китмә, дисең, сөймә башканы.

К у ш ы м т а:
Дәшмә миңа бүтән шаярып та,
Әйтмә миңа ялган сүзләрең.
Кирәк түгел, диеп дәшкән саен,
Күзләреңнән укыйм серләрең.

Кирәк түгел, дисең, очрашулар,
Үзең һаман көтеп аласың.
Онытылып әллә пышылдыйсың,
Тик синеке килә буласым.

К у ш ы м т а.

Кирәк түгел, дисең, бу ярату,
Мин бүтәнгә, дисең, ярәшкән.
Кочагыма кереп эрисең дә,
Мәңге булыйк, дисең, янәшә.

К у ш ы м т а.