Дуслар белән дөнья матур

Дөнья бара үз көенә,
Сынавын биреп тора.
Юлларыңда ялгыз калсаң,
Тәртәсен кире бора.

Заман куйган сынауларны
Егылмый узыйм дисәң,
Яннарыңда иңен куяр
Дусларың булсын икән.

Дуслар белән сизелми дә
Тормышның авырлыгы.
Дуслар белән тоеп була
Яшәүнең матурлыгын.

Дусларыма көн дә телим
Ходайның сабырлыгын.
Язмышта бирсен дусларның
Гомерлек булырлыгын.