Дусларга

Булганына шөкер итә белик,
Алдагысы булсын хәерле.
Сөенечләр алып килсен һәрбер көне
Ходай безгә биргән гомернең.

Догалымы үткән гомер юлым,
Язмыш мине бик күп сынады.
Без бит җирдә бары Алла колы,
Теләк кенә бары калганы.

Догалымы үткән гомер юлым,
Гөнаһы да шактый җыелды.
Дуслар булды һәрчак яннарымда
Узган чакта гомер юлымнан.

Догалымы үткән гомер юлым,
Шөкер, димен, узган елларга.
Алсу гөлләр генә сибәр идем,
Дускайларым, сезнең юлларга.