Гөлләр алдым

Гөлләр алдым, суга салдым,
Гөлләрем китте йөзеп.
Үзәккәемне өзәсең,
Сагынуга булмый түзеп.

Гөлләр өздем сиңа диеп,
Син генә тик юк, иркәм.
Юллардан күзем алалмыйм,
Юксынамын кич-иртән.

Түзалмам, озак көттерсәң,
Гөлләрем шиңәр инде.
Тиз генә кайта алмасаң,
Бер хәбәр җибәр инде.

Синнән башка, гөлләр кебек,
Яшьлек заяга узар.
Көттереп тә кайталмасаң,
Йөрәгем ничек чыдар?