Гаепләмим

Мин дөньяга гашыйк, ә ул мине
Яратамы, юкмы, билгесез.
Ә син әгәр, юк, яратмыйм, дисәң,
Яши алмам кебек мин синсез.

Мин язларга гашыйк, ләкин, ярым,
Синнән башка язлар яз булмас.
Син булганда гына язларымда
Күңелемдә гөлләрем сулмас.

Мин көзләргә гашыйк, көзләремдә
Кыр казларын озатам тын гына.
Мәхәббәттә мәңге яныйм дисәң,
Йөрәгемә очкын сал гына.

Яме булмас синсез бу дөньяның,
Гаме булмас төсле яшәүнең.
Гаепләмим хәтта сөймәсәң дә,
Дөрес булыр, бәлки, дәшмәвең.