Гомер бирсәңче

Сабыр гына ваклыйм елларымны
Ходай миңа биргән гомернең.
Төрле чагы була көннәремнең,
Кайчак була уйчан төннәре.

К у ш ы м т а:
Тәмугларга салсаң салырсың ла,
Тик әлегә гомер бирсәңче.
Якты дөньяларда яшәү матур,
Бакыйлыкта оҗмах көткәнче.

Уйландыра, кайчак сызландыра
Яшьлектәге кылган гөнаһлар.
Ялгышлары җанны тырнап куя,
Ходай гына ничек хисаплар?

К у ш ы м т а.

Гомер дигән изге китабымның
Сүрәләрен, белмим, кем язган?
Безнең язмыш минутына кадәр
Маңгайларга алдан язылган.

К у ш ы м т а.