Гомерләр үтә китә

Ак чәчләрем – шатлык төсе,
Карт диеп әйтмә әле.
Сөю ялкыны җитәрлек
Йөрәгемдә яз әле.

К у ш ы м т а:
Сөеп, сөелеп яшәргә
Дөньяларда ни җитә?
Гомерләр бер мизгел генә,
Бик тиз үтә дә китә.

Бергә булганга сөенеп,
Куанып яшик әле.
Гомер көзләре җитсә дә,
Яшь булып калыйк әле.

К у ш ы м т а.

Өй түремдә гөлләр үсә,
Сулар сибәргә кирәк.
Безнең кебек пар килгәннәр
Бу дөньяларда сирәк.

К у ш ы м т а.