Хәл белешик әле исән чакта

Дөнья куып гомер үтеп бара,
Онытабыз иске дусларны.
Онытабыз безгә акыл биргән,
Юл күрсәткән изге затларны.

Онытабыз кайчак төп нигезне,
Язмыш йөртә чит-ят якларда.
Онытабыз әткәй-әнкәйләрнең
Соңгы васыятен сакларга.

К у ш ы м т а:
Күрешәбез сирәк – исән чакта
Очраштыра бары кайгылар.
Хәл белешик җирдә бергә чакта,
Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.

Язмыш йөртә һаман дөнья буйлап,
Йөртә һаман урау юллардан.
Соңлап кына нигә акыл керә,
Якыннарың киткәч дөньядан.