Хисләрем бары сиңа

Чишмәләргә суга төшкән чакта,
Ник җырладың үзәк өздереп?
Күңелемә урын таба алмыйм,
Ник йөрисең килми көттереп?

Чишмәләргә төшәм сагынганда,
Талларына сөйлим серемне.
Юатып ла язма хатларыңны,
Бик күрәсем килә үзеңне.

Чишмә суы баса алмый икән
Йөрәгемдә янган хисләрне.
Сөюләрең әгәр чынлап булса,
Сөйлә, иркәм, күңлең серләрен.

Чишмәләргә килгән сандугачы
Сайрый микән нигә өздереп?
Яратуы әгәр чынлап булса,
Йөрмә инде болай көттереп.

Чишмәләргә су алырга төшсәм,
Күңелкәем сине юксына.
Челтерәп аккан чишмә суы кебек
Саф хисләрем саклыйм тик сиңа.

Чишмәләрнең салкын суы гына
Баса алмый йөрәк януын.
Кайтчы, иркәм, кайтчы яннарыма,
Кыен миңа синсез ялгызым.