Хисләрем белән, зинһар, уйнама!

Көзләр сагышы күчә күңелгә,
Ачы хыянәт нигә соң, нигә?
Башка берәүгә сөям дигәнсең,
Яратам диеп, озата килгәнсең.

К у ш ы м т а:
Көзге салкыннар. (2)
Миләштән тама сөю-ялкыннар.
Кызыл миләшләр көзен баллана,
Хисләрем белән, зинһар, уйнама.

Мәхәббәт яши чиста күңелдә,
Ялган сүзләрең нигә соң, нигә?
Әгәр яратсаң, ярат син чынлап,
Йөрәгем белән йөрмә син уйнап.

К у ш ы м т а.

Көзләр сагышы күчә күңелгә,
Минем сөюгә тимә син, тимә.
Вакытлы булса әгәр хисләрең,
Ялган вәгъдәләр өләшеп йөрмә!

К у ш ы м т а.