Ходай үзе бирә өлешен

Гомер юлда калган сукмаклардан
Барлап киләм (йөрим) узган көннәрне.
Эзләремдә кала изге эшләр,
Җырлап узам шаулы гомерне.

К у ш ы м т а:
Мин бәхетле, кылган гамәлләрнең
Бүген җыйсам татлы җимешен.
Бу дөньяны сөеп яшәгәндә,
Ходай бирә бәхет өлешен.

Җырым кала, җирдә эзем кала,
Моңнарымны бирәм мин сезгә.
Ялгызларның җанын иркәләдем,
Күңел җылым бирәм тик сезгә.

К у ш ы м т а.

Җырлап киләм гомер эзләреннән,
Җитеп киләм гомер көземә.
Якты уйлар, изге теләкләрне
Җырым белән юллыйм мин сезгә.

К у ш ы м т а.