Илүсә

Илләр гиздем, гөлләр өздем,
Гүзәлләр күп югыйсә.
Синдәй назлы, чибәр кызны
Күрмәдем мин, Илүсә.

К у ш ы м т а:
Илүсә, Илүсә, Илүсә,
Күрше кызы Илүсә.
Эзләреңдә гөл үсә.
Бар дөньямны онытамын
Яныма киләм дисә.

Чыклар белән юдың мәллә
Йөзләреңне, Илүсә?
Толымнарыңны таратып
Иртәнге җилләр исә.

Сандугачтан оттың мәллә
Җырларыңны, Илүсә?
Синең моңлы тавышларың
Йөрәгемне җилкетә.

Гүзәлләрне бик күп күрдем,
Очраттым әллә ничә.
Йөгереп лә кайтыр идем,
Илүсә «сөям» дисә.