Йөрәгеңне ачма бүтәнгә

Син самими хыял кошым минем,
Сөеп туймас гүзәл аккошым.
Син елмайсаң, минем күңелемдә
Яктыргандай айның балкышы.

Син хыялый бәхет кошым минем,
Карлыгачтай кыйгач кашларың.
Сүзсез һаман мине тилмертәсең,
Әйләндердең тәмам башкаем.

Син моңлы бер сандугачым минем,
Моңнарыңны алдың кемнәрдән?
Ачма берүк, ачма йөрәгеңне
Миннән башка бүтән берәүгә.

Матурлыкны әллә җыйдың микән
Болыннарда сылу гөлләрдән.
Бу дөньяның сихри гүзәллеге
Сирпелә бит синең күзләрдән.