Әйтче дөресен

Күрешсәк тә яшьлектә соңлап,
Сөюдән яндык дөрләп, ялкынлап.
Безнең сөюгә шаһит каеннар,
Нигә аерылды, нигә соң юллар?

К у ш ы м т а:
Каен бөресе, каен бөресе,
Әйтче син, иркәм, миңа дөресен.
Гайбәт сүзләргә ышанмасам да
«Китәм» диюең җанны өшетте.

Арага безнең ят берәү керде,
Мин дә яратам бит сине, диде.
Бер үк сөюне ничек бүләргә?
Сагыштан янам, ничек түзәргә?

К у ш ы м т а.

Каеннарыма килеп сарылдым,
Кайт, иркәм, миңа, өзелеп сагындым.
Минем хәлемне, ахры, аңлап,
Каеннарым да калдылар елап.

К у ш ы м т а.