Көзләр миңа сине бүләк итте

Язларында ялгыз йөргән идем,
Мәхәббәтнең эзләп назлысын.
Көзләр миңа сине алып килде,
Сөюләрнең баллы-татлысын.

К у ш ы м т а:
Көзләр миңа сине бүләк итте,
Сөюләрнең баллы, татлысын.
Көзләр миңа сине алып килде,
Мәхәббәтнең серле, яктысын.

Язларында ялгыз гөлләр өздем,
Ялгыз җаным көйде сагыштан.
Көзләр миңа сине алып килде,
Рәхмәтемне укыйм язмышка.

К у ш ы м т а.

Язлар белән көзләр арасында
Сине таптым, иркәм, тормышта.
Бәхеткәем булсын тик гомерле,
Дога кылам сиңа багышлап.

К у ш ы м т а.