Кайда калды икән?

Барыбыз да шундый гади идек,
Бер әнидән туган шикелле.
Тик син генә бик сөйкемле идең,
Бит очларың иде сипкелле.

К у ш ы м т а:
Кайда, кайда калды микән,
Яшьлегебез кайда адашып?
Ничә еллар назлы сипкелләрең,
Юксынамын серле карашың.

Сипкелләрең шундый серле иде,
Ай нурлары күчкән шикелле.
Йөзләреңдә яшьлек яме иде?
Зөһрә-йолдыз үпкән шикелле.

К у ш ы м т а.

Еллар үткәч, назлы карашларның
Соңлап кына серен аңладым.
Сипкелләрдән тамган мәхәббәтне
Күпме эзләсәм дә тапмадым.

К у ш ы м т а.