Картаябыз, диеп әйтмә әле…

Гомер үтә, бик тиз үтә икән,
Яшьлек калган ерак илләрдә.
Яннарыңда тигез парың булса,
Картлыгы да бәхет кемнәргә.

К у ш ы м т а:
Пар аккошлар йөзә күл өстендә,
Беркемдә юк, ахры, гамьнәре.
Без дә икәү якты дөньяларның
Яшик әле тоеп ямьнәрен.

Картаябыз, диеп әйтмә әле,
Санаса да еллар гомерне.
Хөрмәт итеп яшик үзебезне,
Каршы алыйк яңа көннәрне.

К у ш ы м т а.

Еллар аша гүя яшьлек кайта,
Оныкларга йөрим сөенеп.
Үкенергә безгә язмасын ла,
Гомеркәйләр бушка үтте дип.

К у ш ы м т а.