Казаным – изге калам

Яшьлек дәрте, яшьлек җыры
Син Казаным – башкалам.
Бар дөньяда яңгрый даның,
Борынгы, изге калам.

К у ш ы м т а:
Казаным, данлы Казаным,
Син яшьлек, нур каласы.
Ерактан килә тарихың
Татарым башкаласы.

Казанымны зурлап бүген
Җыела бөтен галәм.
Исемең илгә танытып,
Җилферди безнең әләм.

К у ш ы м т а.

Кол Шәрифтән җанны назлап
Яңгырый моңлы азан.
Яшь булып кал син мәңгегә,
Башкалам изге Казан!
Башкалам газиз Казан!

К у ш ы м т а.