Кире кайтып булмый

Язмыш белән яшим бил алышып,
Еллар җитез, гомер ашыга.
Күңлем яши һаман язларында,
Гомер көзем йөгрә каршыга.

К у ш ы м т а:
Дилбегәсен тотып гомерләрнең
Кайтасылар килә яшьлеккә.
Еракларда калган яшьлегемне
Кайтарасы килә дәшеп лә.

Кире кайтып булмый үткәннәргә,
Хәтер барлый бары елларны,
Үткәннәрдә калган сөюләрне,
Маңгайларда калган сырларны.

К у ш ы м т а.

Гомер үтә, бик тиз үтә икән
Йөрәкләргә салып ярасын.
Үткәннәргә, бәлки, бардыр юллар,
Белмим ләкин, каян табасы.

К у ш ы м т а.