Китмә, диеп дәшкән булсаң…

Китеп барам синнән, качам язмышымнан,
Үзем кире сине сагындым.
Әллә инде синнән китүләрем
Язмыштагы ялгыш адыммы?

Чит җирләрдә калсам берьялгызым,
Кемгә сөйләрмен соң серемне?
Нигә диеп безгә тәкъдир язган
Ялгыз үткәрергә гомерне?

Китмә, диеп әгәр дәшкән булсаң,
Китмә, диеп алсаң куеныңа.
Янмас идем ачы сагышлардан,
Янмас идем гомрем буена.

Үзем киттем, күңлем синдә калды,
Йөрәгемнең калды яртысы.
Бәхетемә илткән сукмак кайда?
Язмышыма язган кайсысы?