Китмә әле…

Китәм диеп, нигә ашыгасың,
Йөрәгемне салып утларга?
Калдырмачы, зинһар, ялгызымны,
Калдырмачы мине ятларга.

К у ш ы м т а:
Китмә әле, кал син яннарымда,
Ашыкмачы, кал син беразга.
Сабыр итче, кал син бер язга.

Әгәр китсәң мине калдырып,
Синнән башка мин соң нишләрмен?
Синнән башка, иркәм, синнән башка,
Сагышлардан сулып көярмен.

К у ш ы м т а.

Китәм димә, кал син яннарымда,
Бергә булыйк әле бу язда.
Гомеремнең татлы минутларын
Ашыктырмыйк әле беразга!

К у ш ы м т а.