Әл дә ярый дуслар бар

Дөнья көтү җиңел түгел,
Күпме йөрәк ярасы.
Ходай безгә күпме язган,
Тагын күпме барасы?

К у ш ы м т а:
Әл дә ярый дусларым бар
Сагышны таратырга.
Илһам алып яшим сездән
Тормышны яратырга.

Сезнең өчен багышлыймын
Җырларымның моңлысын.
Ялгызларның йөрәккәе
Мәхәббәтсез янмасын.

Яшик әле шулай бергә
Бу дөньяны яратып?
Күңелдәге моң-зарларны
Җырлый-җырлый таратып.

Сез булганда, күңелемдә
Сагышларга урын тар.
Әл дә ярый җырларымны
Көтеп алган дуслар бар.

Сез булганда, күңелемдә
Сагышларга урын тар.
Ел да мине шулай сагнып,
Көтеп алган дуслар бар!