Май яңгыры

Яңгыр ява – май яңгыры.
Мулдан булыр уңышы.
Алтын кебек һәр тамчысы
Игенченең язмышы.

Көч биргәндәй, яшеннәре
Күтәрәдер кәефләрне.
Язын җылы яңгыр яуса,
Көзен тулыр келәтләре.

Мин дә шуңа сөенәмен.
Яумый торса, көенәмен.
Яңгыр ява, уңыш ява!
Җырлыйм яңгыр көенә мин!