Өметемне өзми яшим һаман

Барысы да үтте инде диеп,
Үз-үземне һаман юатам.
Йөрәк кенә белми буйсынуны,
Сурәтеңә карап юанам.

Оныттым дип көн дә кабатлыймын,
Исемеңне сызам күңелдән.
Синең тавыш һаман кире кайта
Моңсуланып искән җил белән.

Җилләр алып килгән ул җырыңны
Син җырладың миңа багышлап.
Тик хисләрең кемгә булды икән?
Өзгәләнә җаным сагыштан.

Барысы да инде үтте диеп,
Үз-үземне көн дә юатам.
Өметемне өзми яшим әле,
Күзем алмый һаман юллардан.