Мин һаман да унсигездә кебек

Мин һаман да унсигездә кебек.
Ашкындыра һаман язларым.
Йөрәгемне җилкендерә әле
Сиңа гына дигән назларым.

Мин һаман да унсигездә кебек.
Күңелемдә тулы көй-моңнар.
Сине сагынып һаман җырлыйм әле,
Сагышларга җанда урын тар.

Мин һаман да унсигездә кебек.
Йөрәгемне сөю җилкетә.
Киерелгән сөю җилкәнем
Һаман сиңа илтер җил көтә.