Насыйп булсын әле…

Чирек гасыр инде юл чатында,
Кая барсам, көтәр халкым бар.
Сез минеке, мин сезнеке, диеп,
Бүген сезгә әйтер хакым бар.

Чирек гасыр сезнең йөрәкләргә,
Күңелләргә салдым күперләр.
Җырларымда сезгә рәхмәтләрем,
Бәхет тулы булсын гомерләр.

Чирек гасыр туган илем буйлап
Күпме юллар бергә үтелде.
Шатлыгы да, кайгы-хәсрәтләре
Сезнең белән бергә кичелде.

Алда әле кабат насыйп булсын
Күрешеп лә шулай яшәргә.
Ходай язсын иде халкым өчен
Җырларымны бүләк итәргә!