Оныта алмыйм

Син киткәчтен әллә өзелдеме
Күңелемнең нечкә кыллары?
Тоймый җаным язгы ташкыннарны,
Салкыннарын карлы буранның.

Син киткәчтен әллә сынды микән
Сандугачның кунган таллары?
Ишетмимен моңлы тавышларын
Бакчамдагы сайрар кошларның.

Алып киттең әллә үзең белән
Йөрәгемнең син бер кисәген?
Онта алмыйм, иркәм, онта алмыйм
Бергә булган назлы кичләрне.