Печән исе

Балачагым калган авылымның
Һәр төбәге якын күңлемә.
Болыннарда чапкан ярсу тулпар кебек,
Үткәннәргә хәтер йөгерә…

К у ш ы м т а:
Яшьлек калган ерак болыннарда
Җәйләр төсе – печән исе.
Синең янга алып китә мине
Яңа чапкан печән исе.

Синең белән йөргән аланнардан
Җыеп алдым каен җиләген.
Аккан сулар кебек, яшьлек үтеп киткән,
Гомер үткән, шуны сизмәдем.

К у ш ы м т а.

Яшьлегемә кире кайтып булса,
Йөгән салыр идем елларга.
Син бит минем язым, онытылмас назым,
Сагнуымны салам җырларга.

К у ш ы м т а.

Кайткан саен чыгам болыннарга,
Чалгы тотмый хәзер оланнар.
Уйнап чапмый кебек колыннар да,
Тынып калган тальян гармуннар.

К у ш ы м т а.