Рамазан

Тарихларның кара чорын узып,
Туган җиргә кайтты мәчетләр.
Намаз кайтты газиз нигезләргә,
Кайта, шөкер, изге кәсепләр.

К у ш ы м т а:
Рамазан, Рамазан,
Сынауларны узган Рамазан.
Милләтемне, шөкер, куандырып,
Дөнья буйлап яңгырый азан.

Җаныбызга өмет уты салып
Җемелдиләр мәчет айлары.
Уразада изге ак әбиләр,
Рамазаннан изге ай бармы?

К у ш ы м т а.

Коймак пешә татар өйләрендә,
Тирә-юньгә хуш ис таралган.
Гает намазыннан кайтып киләм,
Күңелемне сафлык ураган.

К у ш ы м т а.